news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Донбасстагы сугыш корбаннарын искә алдылар

Казанда Донбасстагы сугыш корбаннарын искә алдылар
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Бүген Җиңү паркында «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлеге активистлары Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә мемориалга чәчәкләр салды һәм Донбасстагы сугыш корбаннарын -балаларны искә алды.

«27 июль – бик фаҗигале дата, Донбасстагы сугыш корбаннары - балаларны искә алу көне. Аларның күбесе 2014 елдан башлап, мәйданнан соң, һәлак булган. Алар - бер гөнаһсыз балалар: кемдер әти-әниләре белән урамга чыккан, кемдер коляскада яткан. Бүген без бирегә җыелган халыкка бу балаларның ничек һәлак булуы турында сөйләдек. Әлеге хәлләрне күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел. Иҗтимагый оешма вәкилләре, битараф булмаган кешеләр, студентлар бүген бу балаларны искә алу өчен монда килде», - диде «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда яшьләр башка, уңайлы шартларда яши һәм аларның күбесе, яшьтәшләре яки кечкенә балаларның чын-чынлап яши башларга да өлгермичә сугышта һәлак булуы турында уйламый да.

«Без бу балаларның Украина милләтчеләре кулыннан ничек һәлак булуы турындагы тарихларны белергә тиеш. Без бу тарихны әлеге балаларны искә алу һәм әлеге тарихи хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру өчен сөйләргә бурычлы», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot