news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тяжело с татарским» антипремиясе Казан җәмәгать транспорт системасына бирелде

«Тяжело с татарским» антипремиясе Казан җәмәгать транспорт системасына бирелде
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Һәр елны «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында бирелә торган «Тяжело с татарским» антипремиясе Казан шәһәренең җәмәгать транспорт системасына бирелде. Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Казан шәһәренең җәмәгать транспорты системында татар теленә җитәрлек икътибар бирелми дип тапкан.

«Бер яктан, Казан транспортында тукталышлар өч телдә, шул исәптән татарча да яңгырый. Әмма тукталышларны игълан итү генә ике дәүләт теле кулланылышының тулы күренеше түгел. Казанда йөри торган җәмәгать транспорт сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми. Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый. Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теле кулоанылмый», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

Аның сүзләренчә, премия аерым бер оешмага түгел, ә системга тулысынча бирелә.
«Тел мәсьәләсе – ул бер идарәчәлекнең гына эше түгел. Ул — бергәләп чишелә торган уртак бурыч», – дип аңлатты ул.

Татар телен актив кулланган өчен премия "Т-Банк» һәм «Nordwind Airlines авиакомпаниясенә тапшырылды.

"Т-банк" үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли. Nordwind Airlines авиаширкәте үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot