news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брянск өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ир-ат һәлак булган

Брянск өлкәсендә дрон-камикадзе һөҗүме нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Егор Ковальчук хәбәр итте.

Пилотсыз очкыч Стародубский муниципаль округының Случок авылына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шунда вафат булган.

«Ир-атның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Гаиләгә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – дип язган Ковальчук МАКС мессенджерында һәм үткән тәүлектә өлкәдә дошманның самолет тибындагы 45 пилотсыз очу аппараты юк ителүен әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot