Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тямаев Телеграмда татар артистларының медиа активлыгы рейтингын җитәкләде
Җырчы Фирдүс Тямаев сентябрь йомгаклары буенча Телеграмда татар эстрадасы артистларының медиа активлыгы рейтингында беренче урынны алган. Исемлекне «Еду в Татарстан» каналы МАКС мессенджерында бастырып чыгарды.
Тямаевның рейтингы 58 047,28 тәшкил иткән. 42 532,37 нәтиҗәсе белән икенче урында Гүзәл Уразова, өченче урында Салават Фәтхетдинов – 11 418,66.
Дүртенче урында Эльмира Кәлимуллина – 1 568,87. Аннан соң Ришат Төхфәтуллин урнашкан – 1 500,80. Элвин Грей 739,12 нәтиҗәсе белән алтынчы урында.
Унлыкка шулай ук Илсөя Бәдретдинова (301,33), Ильмира Нәгыймова (135,15), Айдар Галимов (55,10) һәм Ринат Рәхмәтуллин (23,95) кергән.
Рейтингта күрсәтелгән публикацияләр арасында иң күп каралган пост 79 731 карау җыйган. Ул Тямаев һәм Уразова карточкаларында күрсәтелгән. Салават Фәтхетдинов белән бәйле публикацияне 74 068 тапкыр караганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз