news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тямаев хәрби операция зонасындагы дуслык турында: Анда егетләр туганлашып бетә

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны кысаларында «Болгар радиосы» студиясендә чын дуслыкның кадере турында сөйләде.

«Монда кирәкмәгән нәрсәләр өчен дә ызгышып ятабыз. Ә анда баргач, егетләр бер-берсе белән туганга әйләнеп бетә, терәк булалар, бер ипине бергә ашыйлар, чын дуслык шунда инде», – ди җырчы.

Тямаев үзенең дә чын дуслары булуын әйтте. «Андый дусларым бар, күп түгел, 3-4 чын дустым бар. Акчалы дусларым һәрвакыт әйтә: «Фирдүс, солдатларга нәрсә кирәк, әйт, проблема юк», – диләр. Миңа мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бер квадрокоптер алган идек, ул 700 мең сумга якын тора. Минем хәлдән генә килми, әлбәттә, мин болай да һәр концерттан өлеш чыгарып барам. Халык инде аны белә, мин аны мактаныр өчен әйтмим, үрнәк булыр өчен әйтәм», – ди Фирдүс.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100