Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тыңлаучылары Мубайдан аудиоязмаларын чыгаруны сорыйлар
ТР Милли китапханә хезмәткәрләре чакыруы буенча Илдар Мөбәрәкшин ТР Милли китапханәсендә чыгыш ясады.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Тыңлаучылары этник стильдә чыгыш ясаучы җырчы-музыкант Мубайдан аудиоязмаларын чыгаруны сорыйлар. Музыкант белән очрашу ТР Милли китапханәсендә үтте.
ТР Милли китапханә хезмәткәрләре чакыруы буенча Илдар Мөбәрәкшин ТР Милли китапханәсендә чыгыш ясады. Оештыручылар кичәнең форматын очрашу дип билгеләгәннәр. Тамашачыларга җырчы белән аралашу, сораулар бирү, җыр сорау мөмкинлеге бирелгән иде.
Илдар Мөбәрәкшин кайбер җырларының язылу яки башкарылу тарихын сөйләде. Әлеге очрашуны ул Татарстанда милли күтәрелеш чорында Гөлзада Сафиуллина оештырган җыйнак форматлы ихлас концертларга тиңләде. Шул чор концертлары хөрмәтенә “Туган тел” җырын башкарды. Очрашу “Әпипә” татар халык җыры белән төгәлләнде. Мубай аны традицион такмак стилендә башкармады.
Очрашу сәгать ярымга сузылды. Кичәдән соң тамашачылар Илдар Мөбәрәкшин белән фотога төштеләр. Җырчыдан аудиоязмаларын чыгаруын сорадылар. Әмма Мубай аудиоязмаларының кирәклеген аңлавын әйтсә дә, тиз арада аларның буласын вәгъдә итмәде.
Китапханәнең 50-60 кеше сыйдырышлы Сәнгать бүлеге залы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Мубайны тыңлау өчен китапханәгә Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, яшь драматург Энҗе Гыйззәтова һәм башкалар килгән иде.
Җырчының чираттагы концерты Казанда кайчан булачагы да билгесез.
Галерея: Встреча с Мубаем в Нац. Библиотеке
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз