news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТВТ” телерадиокомпаниясен тарифларын киметергә мәҗбүр итәчәкләр

“ТВТ” телерадиокомпаниясен тарифларын киметергә мәҗбүр итәчәкләр

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Булат Сруров). Дүшәмбе көнне Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР Идарәсе комиссиясе “ТВТ” телерадиокомпаниясе” ААҖнә карата эшне карады. Комиссия әгъзалары ТРК гамәлләрендә “Көндәшлекне яклау турында”гы федераль законның 10нчы маддәсен бозу билгеләрен ачыклаган.

Бүген Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР Идарәсе матбугат хезмәтендә эшне тикшерү нәтиҗәләрен “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иттеләр. Комиссия “ТВТ” ТРК” ААҖне “Көндәшлекне яклау турында”гы федераль законның 10нчы маддәсенең 1нче өлешен бозучы, эшчәнлек чикләрендә элемтә хезмәтләре базарында өстенлекле урын биләүче хуҗалык итү субъекты”, дип таныган. Аерым алганда, локаль монополияче телефон канализациясендә урын арендалау, телефон канализациясендә кабельгә техник хезмәт күрсәтү, оптик кабельне арендага бирү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү өчен тарифларны нигезсез күтәрүдә гаепләнә. 10 көн дәвамында “ТВТ” телерадиокомпаниягә карар һәм монополиягә каршы законнарны бозуны туктату турында күрсәтмә биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot