Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибуллинның 95 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе була
Фото: Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте
28 мартта Мәскәүдә танылган татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинның 95 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәйяр Зыятдин улының тормышы һәм иҗаты — сайлаган эшенә олы мәхәббәт үрнәге. Ул күп кенә популяр җырлар авторы.
Юбилей концертында әлеге җырларны татар эстрадасының танылган артистлары башкарачак. Концертта Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина һ.б. артистлар, музыкантлар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз