news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Твиттер”да Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәтенең микроблогы ачылды

“Твиттер”да twitter.com/prav_tatar. адресы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәтенең микроблогы ачылды

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). “Твиттер”да twitter.com/prav_tatar. адресы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәтенең микроблогы ачылды.
Микроблогта беренче язма моннан бер сәгать элек урнаштырылды. Язмада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән очрашуы турында сүз бара. Очрашуда алар Татарстанда спортны үстерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100