news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдагы торак йортта газ шартлау вакытында ике кеше зыян күргән

Барлыгы йортта яшәүче 52 кеше эвакуацияләнгән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тверьда торак йортта көнкүреш газы шартлаганда ике кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Гусев бульварындагы 19нчы йортта көнкүреш газы шартлау турында хәбәр бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерлы телефонына килгән.

Һәлакәттә ике кеше (ир-ат һәм хатын-кыз) тән җәрәхәте алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр.

Барлыгы подъезддан 52 кеше эвакуацияләнгән. Хәзерге вакытта кешеләр вакытлыча яшәргә күрше мәктәпкә урнаштырылган.

Урында тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100