news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверьда татар мәдәнияте көненә багышланган кичә узды

Әдәби чарада Тверь өлкәсе автономиясе татарлары катнашты.

Тверьда татар мәдәнияте көненә багышланган кичә узды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Тверь картиналар галереясендә татар мәдәнияте көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Әдәби чарада Тверь өлкәсе автономиясе татарлары катнашты, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тамашачылар татар җырларын тыңлады, татар үзешчән сәнгать ансамбле башкаруындагы милли биюне карады. Язучы Алексей Зиннәтуллин Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot