news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьда ислам диненә багышланган фәнни конференция узачак

21 гыйнвар көнне Тверьда «Ислам без границ: от Болгара до Твери» дип аталган төбәкара фәнни-белем бирү конференциясе узачак. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан үтәчәк.

Конференцияне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Тверь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Тверь өлкәсе Мәдәният министрлыгы оештыра. Чара Тверь өлкәсенең А.М.Горький исемендәге универсаль фәнни китапханәдә узачак. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлары җитәкчесе, «Ислам в Российской Федерации» энциклопедик сүзлекләр сериясе мөхәррире Ахмад Макаров «Чингисхан с телеграфом: забытый мусульманский деятель Российской империи»» дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.

Шулай ук төп докладчылар арасында тарихчы, язучы, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров бар, ул хәйриячеләр нәселе – Алышевларның «Касыйм тамырлары» турында сөйләячәк, аларның акчасына Тверь Җәмигъ мәчете төзелгән. Бина гамәлдәге гыйбадәтханә һәм төбәк мәдәни мирас объекты булып тора.

Тверь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе – тарихчы Фәрит Батыргәрәевның чыгышы Тверь өлкәсе мөселманнарының төрле тарихи чорларына багышланачак.

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында видеоролик тәкъдим ителәчәк.

Конференция кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты әзерләгән «Җәүбаш - сәүдәгәрләрнең һәм хәйриячеләрнең туган авылы» күргәзмәсе узачак. Департамент җитәкчесе Ренат Абянов билгеләп үткәнчә, экспозициядә Болгар ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Алышевлар нәселе тарихы турында сөйләүче экспонатлар, матди культура предметлары һәм картиналар күрсәтеләчәк. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга «Мәдинә» һәм «Читай» нәшрият йортлары басмалары тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100