news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә XIX гасырда татарларга карата милли һәм дини сәясәт турында сөйләячәкләр

Лекцияне тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин үткәрә.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе татарлар тарихы турында лекцияләр циклын дәвам итә. Бу якшәмбедәге дәрес XIX гасырда татарларга карата милли һәм дини сәясәткә багышлана.

«Лекцияне тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин үткәрә. Дәрес оффлайн һәм онлайн форматта була. Карарга җитешмәүчеләр, лекцияне безнең социаль челтәрләрдә карый алачак», — дип хәбәр итә Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмындагы сәхифәсендә.

Дәрес 12 декабрь көнне 10.20 сәгатьтә Тверь шәһәре, Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча узачак. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100