news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверьдә Татарстан көненә багышланган концертта Мәскәү артистлары чыгыш ясаячак

Программада Тверь өлкәсе татарларының чыгышлары да булыр дип көтелә.

Тверьдә Татарстан көненә багышланган концертта Мәскәү артистлары чыгыш ясаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрь көнне, Тверь шәһәрендә Татарстан көненә багышланган бәйрәм концерты була. Анда Мәскәүдән килгән артистларның чыгышы көтелә.

«Программада, әлбәттә, Тверь өлкәсе татарларының автономиясе үзешчәннәре башкаруында чыгышлар булачак. Чарада шулай ук Мәскәүдән килгән җырчы һәм биючеләр дә катнашачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт Тверьдәге «Химволокно» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot