Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла
Чара Тверь халкына татар мәдәниятен күрсәтү максатыннан оештырылачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елда Тверь өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә ниятлиләр.
«Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз, театрларыбыз шундый көчле. Тверьдә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.
Аның сүзләренчә, Тверь татарлары өчен мәдәни чаралар Татарстан ярдәме белән оештырыла.
«Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс», — дип сөйләде Марс Ибраһимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз