news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

26 яшьлек Мәрьям Мөҗипова инглиз, немец телләре укытучысы булып эшли.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе уздырган «Татар кызы» бәйгесендә Мәрьям Мөҗипова җиңде.

«Катнашучылар махсус клип төшереп, үзләрен тәкъдим итте. Иҗади бәйгедә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Интеллектуаль этапта татар халкы, Татарстан тарихын белүләрен дә тикшердек. Татар халык ашларын пешерү буенча ярыштылар. Конкурста 26 яшьлек Мәрьям Мөҗипова җиңде. Ул инглиз, немец телләре укытучысы булып эшли. Әле үзе дә укый», — диде Тверь өлкәсе татарлары лидеры Марс Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, конкурста катнашкан кызлар татар телен бик үк яхшы белми.

«Бәйгедә өч кыз катнашты. Алар татар телен белә. Ләкин бик үк яхшы түгел. Җиңүче Тверь өлкәсен Казанда тәкъдим итәчәк. Татарстан башкаласында булачак бәйгегә кадәр татар телен бераз өйрәтергә кирәк булыр», — диде Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100