news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә татар халкының милли киемнәрен тәкъдим итәчәкләр

Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте төбәктә яшәүче милләттәшләребезне күргәзмәдә катнашырга чакыра.

Тверьдә татар халкының милли киемнәрен тәкъдим итәчәкләр
Владимир Васильев

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 15 июльдән 28 августка кадәр Тверь өлкәсенең халык иҗаты йортында «Чикләрсез осталык» дип аталган милли костюм күргәзмәсе узачак. Чара беренче тапкыр оештырыла.

Күргәзмәдә Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе дә катнаша.

«Автономиядә милли киемнәр бар. Әмма алар Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрдә кирәк булачак. Шуңа күрә безнең стендта Тверь өлкәсендә яшәүче татарларны катнашырга чакырабыз. Халкыбызның киемнәре, түбәтәй, калфаклар, чигүле сөлгеләр, бизәнү әйберләре, уенчыклар булса, безгә хәбәр итсеннәр иде», — диде Тверь татарлары автономиясе рәисе урынбасары Фәрит Батыргәрәев «Татар-информ»га.

Татар халкының милли киемнәрен күрсәтергә теләүчеләр төбәкнең милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итә ала. Костюмнар 21 июньгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100