news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Янгын бүген иртән Можайский урамындагы комплекста булган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Тверьдә сәүдә үзәгендә 250 квадрат метр мәйданда янгын чыккан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Янгын бүген иртән Можайский урамындагы комплекста чыккан. Агентлык мәгълүматлары буенча, үзәкнең кайчандыр «Тележка» кибете урнашкан, хәзер буш торган мәйданчыгына ут капкан.

Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100