news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә патшабикә Екатерина II чорындагы татарларның тормышы турында сөйләделәр

Дәресләрне Тверь өлкәсе татарлары автономиясенең социаль челтәрләрендә карарга була.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе «XVIII гасырның икенче яртысында татар халкының мәдәнияте, мәгарифе һәм диндәге яңа тенденцияләр» дигән лекция үткәрде. Дәресне тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин алып барды.

«Лекциядә патшабикәнең Ислам диненә карата сәясәте турында сүз барды. Екатерина II идарә иткән елларда Ислам яңарыш чорын кичерә. Шул турыда сөйләдем. Лекцияләрнең программасын алдан төзедем. Яңа елга кадәр Урта гасыр вакытыннан бүгенге көнгәчә татарлар тормышы турында сөйләргә җыенабыз», — диде Илнар Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дәресләр онлайн рәвештә үтә. «Беренче дәресне Тверьгә барып үткәрдем. Ул вакытта якынча 25 кеше килде. Тверь өлкәсендә татарлар бик күп түгел. Шуңа күрә бу яхшы күрсәткеч дип саныйм. Хәзер лекцияләр онлайн форматта уза» — диде тарих фәннәре кандидаты.

Татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә 14 февральдә башланып китте. Дәресләр автономиянең социаль челтәрләрендә урнаштырылып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100