news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь янындагы шәхси йортта дүрт бала мәетен тапканнар

Тверь янындагы «Межурка» коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте территориясендәге шәхси йортта дүрт баланың мәете табылган. Бу хакта Тверь өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Калинин муниципаль округындагы «Межурка» коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтендә урнашкан шәхси йортта дүрт бала мәете табылу турында хәбәр булу сәбәпле, Тверь өлкәсе прокурорының беренче урынбасары Евгений Денисов урынга барды», – диелә хәбәрдә.

Фаҗиганең барлык шартларын тикшерү контрольгә алынды, дип ассызыкладылар прокуратурада. Урынга шулай ук тикшерүчеләр һәм криминалистлар килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot