Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тверь янында мәетләре табылган дүрт баланы әтисе үтергән дип шикләнәләр
Якынча мәгълүматларга караганда, Тверь өлкәсендә дүрт баланы үтерүдә аларның әтисе шикләнелә. Ул үз-үзенә кул салмакчы булган һәм хәзерге вакытта медицина учреждениесендә, дип хәбәр итә ТАСС оператив хезмәтләргә сылтама белән.
«Балаларны үтерүдә, якынча, аларның әтисе шикләнелә», – диде агентлык әңгәмәдәше.
РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылу турында хәбәр иттеләр.
Моңарчы төбәк прокуратурасы 28 декабрь иртәсендә Калинин муниципаль округындагы «Межурка» коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтендә урнашкан шәхси йортта дүрт бала мәете табылу турында хәбәр итте. Йортта яшәгән гаиләнең моңарчы полиция игътибарын җәлеп иткәне булмаган, күршеләре зарланган очраклар да юк, дип ачыклык керттеләр төбәк Эчке эшләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз