Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә
Беренче видеода кыстыбый пешереп күрсәткәннәр.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте.
Беренче чыгарылышта кыстыбый пешерәләр. Видеода кирәкле булган ингредиентлар һәм эш тәртибе язылган.
«Күптән түгел Әлмәттә булдык. Анда минем апалар яши. Автономиябезнең матбугат үзәге җитәкчесе Кристина Ибраһимовага апамның кыстыбый пешергәнен төшерергә куштым. Шундый бер видео килеп чыкты. Бу — беренче тәҗрибә», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Проект дәвамлы булыр дип көтелә. «Апаларым кыстыбый, өчпочмак, бәлешен дә бик тәмле пешерә. Әниләр, әбиләр өйрәткәнчә пешерәләр. Бу проектны дәвам итәргә ният бар», — диде ул.
Халыкка әлеге идея ошаган. Видео астында: «Балачагым искә төште», «Татар пылауын да пешерсәгезче», — дигән фикерләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз