news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә үткәрде

Чарада татар җыр-биюләрен башкарганнар.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында әдәби-музыкаль кичә булды.

«Чарада безнең автономия катнашты. Тамашачылар татар җырларын тыңлап, татар үзешчән сәнгать ансамбле башкаруындагы милли биюне карый алды», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичәгә килүчеләр өчен язучы Алексей Зиннәтуллин Габдулла Тукай әсәрләрен сөйләгән. Барлык кунаклар өчен дә Император Сарае Оранжереясында экскурсия оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot