news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә оештыра

Программада «Шүрәле» поэмасын уку, концерт планлаштырылган, — ди оештыручылар.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 4 декабрь көнне Тверьдә татар әдәби-музыкаль кичәсе була.

«Тверь картиналары галереясендә татар мәдәнияте көне була. Әлеге уңайдан без әдәби-музыкаль кичә оештырабыз», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, программада «Шүрәле» поэмасын уку, автономиянең музыкаль ансамбле артистларының концерты планлаштырылган.

Чара Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100