news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь шәһәрендә Татарстан Республикасы артистларының концерты узды

Тверь шәһәрендә Тверь өлкәсе татарлар автономиясе үзешчәннәре катнашында Татарстан Республикасы артистлары концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә..

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Тверь өлкәсе татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.

Тантаналы өлештән соң тамашачыларны матур концерт программасы көтте. Биредә Татарстан Республикасы артистлары Сөмбел Билалова һәм Алмаз Хәсәнов чыгыш ясады. Артистлар үзләренең осталыклары белән тамашачыларны сөендерделәр, чын бәйрәм рухы тудырдылар.

Концерт мәдәни вакыйгага гына түгел, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән тамашачылар арасында аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә дә әверелде. Бу чара тагын бер кат раслады: мәдәният кешеләрне, аларның чыгышына һәм яшәү урынына карамастан, берләштерүен тагын бер кат раслады, диелә хәбәрдә.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot