news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсендә шәхси самолет һәлакәткә юлыккан, пассажирлар исемлегендә Пригожин да бар

Тверь өлкәсендә шәхси самолет һәлакәткә юлыккан, пассажирлар исемлегендә Пригожин да бар
Фото: телеграм-канал t.me/grey_zone

Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыккан. Борттагы ун кешенең барысы да һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Тверь өлкәсендә, Куженкино торак пункты янында Мәскәү – Санкт-Петербург рейсын башкарган Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыга. Бортта ун кеше була, шуларның өчесе — экипаж әгъзасы. Беренчел мәгълүматларга караганда, борттагыларның барысы да һәлак булган», — диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү эшләре алып бара.

Росавиация һава транспорты федераль агентлыгы хәбәр итүенчә, бүген кич Тверь өлкәсендә килеп чыккан Embraer очкычы һәлакәтен тикшерү башланган.

Пассажирлар исемлегенә караганда, алар арасында Евгений Пригожинның исем-фамилиясе дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100