news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсендә, пилотсыз очу аппаратының кисәкләре җиргә төшү сәбәпле, янгын чыккан

Пилотсыз очу аппаратының кисәкләре җиргә төшү сәбәпле, Тверь өлкәсенең Торопец шәһәрендә янгын чыккан. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тверь өлкәсе буенча Баш идарәсе җитәкчелеге килгән. Хәзерге вакытта ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндерү белән мәшгуль.

Һава һөҗүменнән саклану системасы Торопец шәһәрендә пилотсыз очу аппаратларының массакүләм һөҗүмен кире кайтаруны дәвам итә. Һава һөҗүменнән саклану системасы эшли торган территориядән кешеләрне өлешчә эвакуацияләячәкләр.

Халыкны Көнбатыш Двина шәһәренә эвакуациялиләр.

Искәртеп узабыз, һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның 54 пилотсыз очу аппаратын юк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100