news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында Wildberries склад бинасына зыян килгән

Тверь өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында Wildberries склад бинасына зыян килгән, дип хәбәр итте төбәк губернаторы вазифаларын башкаручы Виталий Королев.

«Төнлә дошман БПЛАлары һөҗүмен кире кайтарганда Калинин районындагы «Wildberries» склад бинасының стенасына зыян килде. Төтен чыгу оператив рәвештә бетерелде. Предприятие хезмәткәрләре зыян күрмәде», – дип язган Королев социаль челтәрләрдә.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли, дип өстәгән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot