news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсендә беренче тапкыр узган көрәш чемпионатында якынча 150 спортчы катнашкан

Тверь өлкәсендә билбаулы көрәш буенча дебют чемпионаты һәм өлкә беренчелеге узды. Беренче төбәк ярышларына дүрт муниципаль берәмлектән 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк 150гә якын көрәшче җыелды.

Тверь спорт мәктәпләрендә һәм клубларында тәрбияләнүчеләргә Ржев, Зубцов һәм Конаково районындагы яшьтәшләре көндәш булды. Бу хакта tverisport.ru сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар программасында 19 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр, 13 – 14, 15 - 16 һәм 17 – 18 яшьлек яшүсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр ачыкланды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 21 комплект медаль ияләренә тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100