news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь мөселманнары Ислам динен кабул итү юбилеена багышланган зур конференция оештырды

Тверь шәһәрендә «Исламның чикләре юк: Болгардан Тверьга кадәр» дип исемләнгән конференция узды. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган иде. Тверь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте шәһәрдә мондый зур чараны беренче тапкыр үткәрде. 

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференция күргәзмәдән башланган. 

«Җәүбаш - сәүдәгәр һәм хәйрияче Алышевларның туган авылы. Конференция мәйданында «Мәдинә» һәм «Читай» нәшриятлары китаплары тәкъдим ителде. Тарихны, туган якны һәм динне өйрәнү өлкәсендә белгечләр Фәрит Батыргәрәев, Дмитрий Макаров, Марат Сәфәров һәм Галина Гадалова чыгыш ясады.

Конференция Тверь шәһәрендә экскурсия белән тәмамланды.

«Конференция чыгыш ясаучыларның кызыклы докладларыннан тыш, үз тамырларыбыз һәм мәдәниятебез турында чираттагы тапкыр искә төшерү, ислам турында сөйләшү, Тверь Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирде һәм киләчәккә яңа офыклар ачты», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100