news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь мөселманнарына яңа мәчет салырга җир бирмиләр

Тверь мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе әйтүенчә, зират булмау сәбәпле, мөселманнарны христианнар белән бер зиратта җирлиләр.

Тверь мөселманнарына яңа мәчет салырга җир бирмиләр
Расих Фасхутдинов

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Тверь татарлары телләрен оныткан һәм аларга мәчет салырга җир бирмиләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, Тверь мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Фәрит хәзрәт Батыргәрәев хәбәр итте.

“Без зур мәчет төзергә җир сорыйбыз, бирмиләр. Беренче мәчетебезне яңарту эшләре аз гына калды. Зур мәчет төзергә җир кирәк. Бүгенге көнгә бу иң зур проблема дип әйтсәк тә була. Әлегә мәчетнең проекты да юк, финанс та табылмаган, җир көтәбез . Безнең имам әйткәнчә, башларга кирәк, аннары була. Хөкүмәт органнары безгә ярдәм итми, ярый әле комачауламыйлар”.

“Кешеләргә урын җитмәү сәбәпле, гает намазын аланда укыйбыз”

Фәрит хәзрәт әйтүенчә Тверь өлкәсендә барлыгы бер генә мәчет.

“Безнең бер генә мәчетебез бар, ул борынгы, аңа 110 ел булды. Мәчетне яңарта башладык, әлегә ул эшләр тәмамланмаган, ул төбәк күләмендә әһәмиятле архитектура һәйкәле. Мәчет чыгымнарын капларга спонсорлар табабыз. Бездә әзербайҗаннар, чеченнар, таҗиклар да бар. Аларның рәисләре белән элемтәдә торабыз. Мәчеткә гади көннәрдә биш вакыт намазга 50-60 кеше, җомга намазына 1500 кеше җыела.

Гает намазларын уздырырга губернатор безгә алан биргән иде. Анда 8-9 мең мөселман җыела. Ул алан мәчетебездән 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Гает намазын мәчеттә түгел, шушы аланда уздырабыз”.

“Мәчеттә укыту эшләре бара”

Һәр көнне мәчеттә дәресләр үткәрелә, әмма яшьләр мәчеткә йөрми.

“Мәчетебездә һәр көнне дәресләр уза. Көн дәвамында төрле яшьтәге кешеләр укырга килә. Олырак яшьтәге мөслимәләребез көндез, ә калганнары кич белән гыйлем алалар. Кызганычка каршы, мәчеткә яшьләр йөрми. Азан әйтүгә бер-ике тапкыр шикаять язганнар иде. Анысы да таҗиклар кышкы иртәдә тавышны көчле итеп ачып куюлары сәбәпле генә. Һәр көнне азан тирә-юньгә ишетелеп тора, әмма шикаять язучылар, зарланучылар юк.

“Мөселманнарга аерым зират бирмиләр”

“Зиратка аерым зур мәйдан бирмиләр, руслар арасында урын бирәләр. Без хакимияттән аерым мәйдан сорыйбыз, алар бирә алмыйбыз дип әйтәләр. Алар җирнең бер кисәген христианнарга, икенчесен яһүдиләргә, өченчесен мөселманнарга бирәләр. Бер авылда гына татар зиратыбыз бар”.

“Хәләл ризык белән Мәскәүлеләр тәэмин итә”

“Үзебездә хәләл ризык җитештерүчеләр юк. Мәскәү өлкәсендә дүрт хәләл ашамлыклар заводы бар. Алар безне хәләл ризык белән тәэмин итәләр. Безнең хәләл кибет бар, алар шунда үзләре китерәләр”.

“Тверь татарлары телен оныткан, әмма яшьләр ана телен Skype аша өйрәнәләр.

"Skype аша Мәскәүдән татар теле дәресләре алалар"

Тверь татарлары телен оныткан, урыслашып беткән, дип сөйләде имам ярдәмчесе. Әмма бу өлкәдә ниндидер алга китеш бар. "Хәзер атнага ике тапкыр, шимбә, якшәмбе дәрескә йөриләр. Библиотекада җыелып, Skype аша алар Мәскәүдән татар теле дәресләре алалар".

Фәрит хәзрәт тарих һәм әдәбият белән дә шөгыльләнә. Ул русча шигырьләрен туплап, “Зам Зам” дип аталган китап бастырган. Шигырьләр арасында дини тематикалылары да бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100