news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсендә җанисәпкә кадәр һәр райондагы татарларның санын ачыкларга ниятлиләр

«Җанисәп алдыннан Тверь өлкәсен йөреп чыгарга ният бар. Әлегә кайда, күпме татар яшәгәнен белер өчен, район администрацияләренә хатлар язабыз», - ди Тверь татарлары автономиясе җитәкчесе.

Тверь өлкәсендә җанисәпкә кадәр һәр райондагы татарларның санын ачыкларга ниятлиләр
Солтан Исхаков

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсендә быел узачак җанисәпкә кадәр һәр райондагы татарларның санын ачыкларга җыеналар.

«Җанисәп алдыннан бөтен Тверь өлкәсен йөреп чыгарга ният бар. Хәзер кайда, күпме татар яшәгәнен белешеп район администрацияләренә хатлар язабыз. Аннан соң райондагы һәр татар белән очрашачакбыз. Алар белән күрешеп, аралашырга, „Татарлар: гамәл стратегиясе“ белән таныштырырга телибез», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, очрашуларда концертлар кую да каралган.

«Үзебезнең кечкенә генә җыр һәм бию ансамблебез бар. Ул ансамбльгә хәзер яшьләр килергә җыена. Бөтен өлкәдә алар белән концертлар да куярга уйлыйбыз», — диде Марс Ибраһимов.

Очрашулар агымдагы елның апрель–май аенда башланыр һәм сентябрьгә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100