news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсе Милли-мәдәни автономиясенең элекке җитәкчесе Реваз Ернеев вафат

Мәрхүм туган ягы Пенза өлкәсендә җирләнәчәк.

Тверь өлкәсе Милли-мәдәни автономиясенең элекке җитәкчесе Реваз Ернеев вафат

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясен 2012 — 2020 елларда җитәкләгән, Тверь өлкәсе Диния нәзарәте советы әгъзасы Реваз Ернеев кичә 68 яшендә вафат булган.

«Реваз әфәнде иманлы, акыллы, ягымлы, хезмәт сөючән кеше иде. Ул кичә кич вафат булган. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы илтергә өлгермичә калган. Аңа бер ай элек инфаркт булган иде. Йөрәге сәламәтләнеп җитә алмагандыр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, Реваз Ернеев бөтен татар халкы өчен үрнәк шәхес. «Оешма өчен, барлык татарлар өчен эшләгән эшләре бихисап. Үзе турында түгел, иң элек, халык турында уйлады, халык өчен дип эшләде. Быел дүртенче июньдә аңа 69 яшь тулырга тиеш иде. Туган җире — Пенза өлкәсендә җирләргә ниятлиләр. Якыннарына сабырлык телибез, урыны оҗмахта булсын», — диде ул.

Реваз Ернеев — 1952 елның 4 июнендә Пенза өлкәсендә туган. 2012 — 2020 елларда Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Тверь өлкәсе Диния нәзарәте советы әгъзасы. Кичә Тверьдә вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100