Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
TV BRICS һәм Венесуэла телевидениесе Казанда хезмәттәшлек турында килешү имзалады
TV BRICS медиачелтәре һәм VTV Венесуэла телевидениесе бүген Казанда мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка имзаларны TV BRICS генераль директоры Жанна Толстикова һәм Венесуэланың коммуникацияләр һәм мәгълүмат буенча Халык хакимияте министры Фредди Альфред Назарет Наньес куйдылар.
«Безнең килешү беренче чиратта мәгълүмат, медиаконтент белән алмашуны күздә тота. Әлбәттә, VTV телеканалы белән хезмәттәшлек безнең өчен Венесуэланың дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларыннан медиамәгълүмат алу мөмкинлекләрен ача», - дип сөйләде журналистларга Толстикова. Ул ачыклык керткәнчә, «мәдәни һәм гуманитар көн тәртибен», шул исәптән Россия белән Венесуэланың икътисади элемтәләре турындагы мәгълүматны алга этәрү планлаштырыла.
Ул аңлатканча, «мәдәни һәм гуманитар көн тәртибен», шул исәптән Россия белән Венесуэланың икътисади элемтәләре турындагы мәгълүматны яктырту планлаштырыла.
Наньес килешү белән бәйле зур өметләр булуын әйтте. «TV BRICS чын Венесуэланың нинди булуын күрсәтәчәк – күпмәдәни, бай табигатьле, безнең халык белән. Бу Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары күрсәтмәгән әйбер. Һәм бу TV BRICS аша гына мөмкин», - дип ассызыклады ул.
Министр сүзләренчә, беренче чиратта мәдәни багланышлар үсәчәк. «Без үз өстебезгә коммуникациягә өлеш кертү бурычын алабыз. Инде төзелә һәм чынбарлык булып торган күп поляр дөнья шулай ук коммуникациядә дә чагылыш табачак, дип саныйбыз. Төрле илләрнең халыклары чит мәдәниятләрне танырга тиеш. Һәм шул рәвешле безнең багланышларны баетырга», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз