news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тузган тораклардан күчерү өстәмә чыгымнар сорый — Илдар Халиков

Премьер-министр яшәү өчен яраксыз булган биналарны яңарту дәвам итәчәген белдерде.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мәскәүдәге кебек үк тузган тораклардан күчерү процессын гамәлгә ашыру, “хрущевка”ларны сүтү өстәмә чыгымнар сорыячак. Бүген Татарстан парламенты депутатлары сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, җир бәясе югары булганлыктан, Мәскәүдә “хрущевка”ларны сүтү икътисади яктан файдалырак. Мондый шартларда иске бинаны сүтеп, яңасын төзү җайлырак. “Җирнең 1 гектар мәйданы бәясе һәм торакның 1 квадрат метры кыйммәте дәүләттән мөмкин кадәр азрак акчалар җәлеп итеп, төзү эшләре башкарырга мөмкинлек бирә. Кызганыч, Россиянең башка калаларында, шул исәптән, Казанда да, бу өстәмә акчалар җәлеп итүне сорый. Без мондый үзгәрешләрне хуплыйбыз һәм алар алга таба да барачак. Әмма бу “хрущевка”ларга гына түгел, ә яшәү өчен яраксыз булган башка биналарга да кагыла”, - диде Премьер-министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100