news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тузган һәм авария хәлендәге торакның нибары 12 процентын гына капиталь ремонтлап булачак

Фондтан капиталь ремонтка күп итеп акча алып та, шушы акчаны сарыф итә алмаган регионнар, дәүләт контрактлары һәм региональ программалар срокларын үтәмәгәннәр бар

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды программаларында Россия Федерациясенең 81 субъекты катнаша һәм шуларны гамәлгә ашыруга әлеге фонд барлыгы 194 млрд. сум чамасы акча бүлеп бирде, региональ финанслашуны да исәпкә алып санасак, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга 238 млрд. сум акча сарыф ителгән дигән сүз. Ягъни күп фатирлы 93 мең торак йортта (хәер, 90 меңләбе инде капиталь ремонт күргән) яшәүче 11 млн. тирәсе кеше торак шартларын яхшырта, авария хәлендәге 10 мең торактан 170 меңе күчерелә (140 меңләбе инде күчерелгән) дип күзалларга кирәк.

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турында”гы 185 нче федераль закон кысаларында РФ субъектлары тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау чараларының барышы буенча уздырылган Бөтенроссия киңәшмәсендәге хисап чыгышында шушы фондның генераль директоры Константин Цицин шулай дип белдерде. Россия буенча күп фатирлы торак йортларның нибары 7 процентында гына торак милекчеләр ширкәте төзелгән (фонд эшкә тотынганда 2007 елда 2 процент булган), йортларның 34 процентыннан күбрәгенә шәхси идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә (2007 елда – 9 процент), коммуналь комплекста шәхси оешмалар илдә уртача 64 процент тәшкил итә (2007 елда – 20 процент) – бу илдә торак-коммуналь зхуҗалыкны реформалауның бүгенге нәтиҗәләре. Әмма тузган һәм авария хәлендәге торак проблемасы кискен килеш кала бирә, чөнки, күп дигәндә, нибары 12 процентын гына капиталь ремонтлап, анда яшәүче кешеләрнең 30 процентын гына күчереп булачак: сәбәбе – акча юк, дип аңлатты К. Цицин. Фондтан капиталь ремонтка күп итеп акча алып та, шушы акчаны сарыф итә алмаганнар бар, мәсәлән, Курск, Курган өлкәләре. Моннан тыш, дәүләт контрактлары һәм региональ программалар срокларын үтәмәгән, эшләнгән эшләр заявка кәгазендәгесенә туры килмәгән очраклар беленде. Иң эчпошыргычы шул: торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау күләме күрсәткечләре, тармакның көндәшлек-конкурс мөнәсәбәтләре урнаштырып тормастан, формаль гына башкарылган очраклар да бар. “Фонд акча бирә икән, ул аның ни рәвешле сарыф ителүен дә контрольда тота. Һәрхәлдә, тикшерүләр шактый кимчелек тапты”, - диде Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды генераль директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot