news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туймазыда урта гасырдагы мәҗүсилек йоласыннан калган ук очлыклары табылган

Галимнәр әлеге урында борынгы мәҗүсиләр йоласы башкарылган дип саныйлар: укчылар укларын Аллаларга корбан итеп тауга аткан.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Туймазы районында Кандра авылы тирәсендә «Патриот» тарихи-археологик лагерьда шөгыльләнүче мәктәп балалары урта гасырдан калган 35 данә ук очлыгы тапканнар. Әлеге табылдыкларны РФнең Уфа фәнни үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты археология бүлеге хезмәткәрләренә күрсәткәннәр, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Археологлар Владимир Овсянников һәм Вячеслав Котов Кандрага барып, ук очлыклары табылган урынны өйрәнгәннәр. Алар сүзләренчә, шундый ук очлыклар республиканың Гафури районында да табылган. Галимнәр әлеге урында борынгы мәҗүсиләр йоласы башкарылган дип саныйлар: укчылар укларын Аллаларга корбан итеп тауга атканнар, бу аларга уңыш китерергә тиеш булган. Уралда бу йола киң таралыш алган булган.

Кандра бистәсендә эзләнү эшләре дәвам итә. Студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында археологик казылмалар алып бару планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр муниципалитетта. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100