news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туймазыда курайчылар бәйгесе узды

Җиңүчеләр өч категориядә билгеләнгән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Туймазыда «Тылсымлы ҡурай моңо» IV ачык республика курайчылар бәйгесе тәмамланды. Быел 270 башкаручы үз осталыкларын күрсәтте. Конкурсның нәтиҗәсе буларак, «Родина» шәһәр мәдәният сараенда гала-концерт оештырылган.

Тантаналы чарада курайчыларны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Артур Алибаков сәламләде, дип хәбәр итә Республика халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте.

Бәйгедә Гран-прига Белореск районыннан 77 яшьлек курайчы Мөхәммәт Тулебаев лаек дип табылган.

Жюри солист-курайчыларны өч яшь категориясендә: 12 яшькә кадәр, 12дән 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңүчеләрне билгеләгән. Үз яшь категорияләрендә беренче дәрәҗә лауреатлар: Рөстәм Хәбиров (Туймазы), Данил Тулубаев (Хәйбулла районы), Равил Шәрәфетдинов (Благовещенск), Алмас Таҗетдинов (Салават районы), Рамил Хәсәнов (Баймак районы). Конкурсның иң яшь катнашучысы-7 яшьлек Нургиз Шәрипов (Уфа) булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100