Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы театры артистларының фатир проблемасы юк – театр директоры Фирзәт Габидуллин
Казанда Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре узды.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Театр Казанга килеп имтихан тота”, - диде Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында. Башкортстанның татар театры “имтихан”га өч спектакль һәм бер театральләштерелгән шигъри композиция алып килгән иде. Кичә Казанда Туймазы театры гастрольләре тәмамланды.
“Туймазыда без монополист. Безнең шәһәрдә Курчак театры да, ТЮЗ да, Филармония дә юк. Үзебез спектакль уйныйбыз, кирәк икән, концертын да куябыз. Ә Казанда көненә егермешәр-утызар тамаша, шуңа биредә тамашачының бик таләпчән тамашачы икәнен беләбез”, - ди директор.
-Фирзәт Фәритович, Башкортстанда татар театры ничек яши?
-Башкортстанда унбер профессиональ дәүләт театры бар. Шуның икесе - татар театры. Без “Нур” татар дәүләт театры белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез. Башкортстан хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы безнең якка бик уңай карый - безне аңлыйлар, ярдәм итәләр, үстерәләр. Финанс ягыннан да тигез күрәләр - шул да шатландыра. Республика башлыгыбыз бөтен проблемаларыбызны белеп тора, театрның матди базасын да карарга тырыша. Быел 45 урынлы “Нефаз” автобусын бүләк итәрләр дигән өмет бар. Бу бик куанычлы яңалык. Ике зур күләмле спектакль чыгарырга хөкүмәтебез акча бирергә тора. Туймазы муниципаль районы башлыгы Айдар Суфиянов та театрга уңай карый. Һәр сезон ачылышында Туймазы районы хакимияте берәр фатир бүләк итә - бу безгә зур ярдәм.
-Елга бер фатир...

-Әз дип әйтергә телисезме? Бүгенге көндә труппада фатир проблемасы юк. Без фатирларны реквизит, костюмер цехларында озак еллар эшләүчеләргә дә бирә башладык.
-Ә артистлар проблемасы? Казаннан артистлар сораганыгызны да ишеткәнем юк.
-Казаннар безгә үзләре килә. Чулпан белән Марат Хәсәновлар башта “Нур”га килгәннәр иде, аннары безгә күчтеләр. Алар да фатирлы булып беттеләр инде. Уфа сәнгать институтында даими безнең өчен татар курсы чыгарыла. Былтыр гына үзебез өчен курс җыйдык - алар әле 1нче курста гына укыйлар. Курс җитәкчесе – Әхтәм Әбүшахманов. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, ул бөтен Россиядә булган кытлык инде. Сәнгать өлкәсендә эш хакларын үзегез беләсез. Һәркемнең матур итеп, бай итеп яшисе килә. Ә безгә хезмәт хаклары турында укыткан вакытта ук әйтәләр иде. Кызларыбызга: “Сезнең помадага да акчагыз җитмәячәк”, диләр иде. Театрны яраткан, фанатизмлы кешеләр генә театрда эшли ала дип уйлыйм.
-Ярар. Тагын бер проблема - драматургия проблемасы.
-Четрекле мәсьәлә. Милли драматургия юк дип әйтеп булмый. Ул бик әкрен генә адымнар белән алга бара. Тамашачы комедия кирәк ди. “Нигә авыр әйбер куясыз?” - диләр. Аңлыйм мин дөньяның авыр икәнен. Әмма театр гел генә комедия куя алмый. Дәүләт театры тамашачы артыннан гына бармыйча, үзе артыннан җәлеп итергә тиеш. Репертуарда комедиясе дә, драмасы да, фаҗигасе дә, театральләштерелгән тамашасы да булырга тиеш.
Драматургиягә килгәндә, Татарстанда хәл әйбәтрәк дип уйлыйм. “Яңа татар пьесасы” бәйгесе, иҗат лабораторияләре... Бу әйберләрне үстерергә кирәк. Чөнки театрларга милли драматургия кирәк. Бар - Шекспир да бар, урыс драматургиясе дә бар, кыргыз, казах драматургиясе дә... Ә татар-башкорт драматургиясе аксый. Өметләнәсе килә талантлы яшьләр булыр дип. Монда ул яшьләрне үстерү өчен хөкүмәт ярдәме кирәк. Талантлы яшьләр – штучный товар. Бөтен кеше дә пьеса яза алмый. Драматург булып туарга кирәк.
-Кемнәрне куясыз инде бу вазгыятьтә?

-Реперуарда - Александр Коровкин, Ибраһим Абдуллин, Илгиз Зәйниев. Ике зур проект дигәнем – татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ы белән башкорт классигы Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” комедиясе. Кыйммәтле костюмнар, декорацияләр белән күләмле әйбер чыгарасы килә.
-Тамашачыгыз кем?
-Безнең шәһәрдә 40 процентлап урыслар яши. Алар безне бик яраталар, синхрон тәрҗемә белән карыйлар. “Нигә безгә русча уйнамыйсыз?” дип бик үпкәлиләр. “Без - татар театры, дип аңлатам, уставыбыз буенча да дөрес булмас”, дим. Без рус театрлары белән алмаш гастрольләр ясыйбыз. Н.Коляда исемендәге Екатеринбург театры килә, Бөгелмә урыс театрын, Стәрлетамак урыс театрын, Уфаның милли яшьләр театрын чакырабыз.
Тамашачыбыз шулкадәр безгә өйрәнгән - бер спектакльне биш-алты тапкыр караучылар бар. Соңыннан артистларның гримерныйларына кереп, спектакльгә анализ ясыйлар. Шәһәр бәләкәй булгач, бер үк спектакльне күп уйнап булмый. Шуңа театр “тәгәрмәчтә яши”: якын-тирә районнарга йөрибез. Быел апрель аенда гастрольләр белән Санкт-Петербургка китәбез. Анда Туймазыдан чыккан кешеләр күп яши. Бик чакыралар.
-Балалар спектакльләре дә чыгарасыздыр?
-Балалар аудиториясе белән эшлибез. Татарча куябыз, русчасын да әзерлибез, бик сорасалар телне ватып-җимереп булса да уйныйбыз инде. Акцент бар, әлбәттә. Быел “Морозко” әкиятен татарчага тәрҗемә итеп, татар исемнәре кушып уйнадык. Елына ике балалар спектакле чыгарабыз. Берсе – яңа елга. Берсен яз чыгарабыз – җәй көне лагерьларда уйнау өчен.
-Балалар студиясе дә ачкансыз икән?
-Быел балалар студиясен сафка керттек. Акча эшләү өчен түгел, баланы театрга җәлеп итү өчен. Башта иллеләп бала язылды. Бүген егермеләп калып бара. Табигый сайланыш. Араларында талантлы балалар бар.
-Фирзәт, башкорт театры белән татар театры күршеләр булса да, бер-берсеннән аерылыбрак тора. Башкортныкы – эмоциональрәк, татарныкы – тормышчанрак. Туймазы театры кайсысына якынрак?
-Мин кайда гына барсам да, Туймазы театрын “Башкортстанның татар телле театры” дим. Башкортстанга карыйбыз, Татарстан да безгә уңай карый. Без барысына да рәхмәтле. Тамашачыга да рәхмәтлемен. Шулай барса, театрны саклап кала алабыз.
-Ә шулай да...
-Без үзебезчә уйныйбыз. Үз традицияләребез бар. Ул Башкорт академия театры белән дә туры килми, Камал театры белән дә. Хәтта Әлмәт театры яки Сибай белән дә туры килми. Һәр театрның үзе йөзе. Без - алтын уртада. Безнең кебек тә беркем булдыра алмый, без дә беркем кебек булдыра алмыйбыз. Ә шулай да - иң матуры бездә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз