news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Туймазы татар театрының Уфадагы гастрольләре уңышлы үтте
Уфада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы журналистлары гастрольләрнең соңгы көнендә Туймазы артистларына бәйрәм оештырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 13 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театрының Уфага чираттагы иҗат сәфәре тәмамланды. Әлеге гастрольләргә ноктаны күңелле чара - бүләкләр тапшыру куйды.
Башкала тамашачыларына туймазылылар бу юлы да иң яхшы эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Флорид Бүләковның “Каһәрле мәхәббәт” мистик драмасы, Илгиз Зәйниевнең “Люстра” комедиясе, Наил Гаетбайның “Синнән – фатир, миннән – ир” трагик комедиясе, Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” лирик комедиясе, Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” театраль романы һәм Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи” спектакльләре бар иде. Һәр көнне заллар шыгрым тулы булды.
Уфада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы журналистлары гастрольләрнең соңгы көнендә Туймазы артистларына бәйрәм оештырды. Төрле номинацияләрдә талант ияләренә үз бүләкләрен тапшырды алар.
“Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә “Рәйсә+Фәйзи” спектаклендә Рәйсәне уйнаган Гөлнара Габидуллина һәм “Каһәрле мәхәббәт” тамашасында Роза ролен уйнаган Маргарита Сидорова билгеләнде. “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” дип “Каһәрле мәхәббәт” спектаклендә Марс роле өчен Башкортстанның атказанган артисты Айрат Солтанов танылды. “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы номинациясендә “Яшьлек белән очрашу”да Рәлимә роле өчен Гөлчәчәк Муллагалиева бүләкләнде. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” дип “Китәм инде, китәм” спектаклендә Наил ролен оста уйнаган Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов танылды.
“Иҗади активлык өчен” исемле бүләккә театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов белән театрның директоры Фирзәт Габидуллин лаек булды. Талант ияләренә бүләкләрне “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot