news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазы татар театры сәхнәсендә яңа премьера

Бу юлы яраткан театрыбыз иҗат көчләре танылган драматург Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи” әсәренә мөрәҗәгать итте

(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театрында истәлекле вакыйга. Биредә яңа премьераны әзерләп күрсәттеләр.
Бу юлы яраткан театрыбыз иҗат көчләре танылган драматург Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи” әсәренә мөрәҗәгать итте. Мәгълүм булуынча, бу әсәр Нәҗип Асанбаевның 1950-60нчы елларда язылган “Рәйсә” һәм “Фәйзи” исемле аерым ике пьесасын берләштергән, бербөтен әсәргә әйләндергән яңа шәкеле. Ул 1990 еллар башында танылган режиссер һәм драматург Лек Вәлиев үтенече белән иҗат ителгән иде. Соңыннан аны сәхнәгә атаклы режиссер Рифкать Исрафилов куйды.
Әле Туймазы татар дәүләт драма театрында “Рәйсә+Фәйзи”не баш режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштерде. Рольләрне талантлы артистлар Рәсилә Сәлимгәрәева, Динара Вахитова, Руслан Вахитов, Гөлнара Габидуллина, Гөлнара Йосыпова, Айнур Гайсаров һәм башкалар башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot