news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Туймазы татар театры артистлары иҗат берлегенә кабул ителде
Шушы иҗади берлек идарәсе рәисе, күренекле актер һәм режиссер Әхтәм Әбушахманов театр эшлеклеләре берлеге әгъзалыгына таныклыкларны Мәскәүдән яңарак алып кайткан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры коллективы өчен күңелле вакыйга булды. Сәнгать осталары Башкортстан театр эшлеклеләре берлегенә әгъза итеп кабул ителде.
Әлеге вакыйга Башкортстан театр эшлеклеләре берлеге бинасында тантаналы шартларда үтте. Шушы иҗади берлек идарәсе рәисе, күренекле актер һәм режиссер Әхтәм Әбушахманов театр эшлеклеләре берлеге әгъзалыгына таныклыкларны Мәскәүдән яңарак алып кайткан.
Башкортстан театр эшлеклеләре берлегенә Туймазы татар дәүләт драма театрының берьюлы 11 артисты кабул ителде һәм аларга әле буяу исе дә таралып өлгермәгән матур таныклыклар һәм күкрәккә тагыла торган билгеләр тапшырылды.
Очрашу күңел күтәренкелеге шартларында, бик матур үтте. Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин үз чыгышында бар коллектив исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде һәм үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклаячакларын ышандырды.
Туймазы татар дәүләт драма театры 1990 елда оештырылган иде. Шушы еллар эчендә яраткан театрыбыз төрле жанрдагы дистәләрчә әсәрне сәхнәгә куйды һәм аларның кайберләре белән төрле иҗат бәйгеләрендә катнашып, зур уңышка иреште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot