news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туймазы татар дәүләт театрында – премьера
Биредә Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” әсәрен сәхнәләштерделәр
Скопировать ссылку
(Уфа, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры үз тамашачыларына яңа эшен тәкъдим итә. Биредә Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Спектакльнең премьерасы да үтте инде һәм ул тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйды. Сәхнә бизәлешен Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов эшләде. Спектакльгә көйләрне композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов язган.
Тамашада төп рольне – Яппарны талантлы артист Фәндил Мөхәммәтдинов башкара. Анда шулай ук Гөлназ Латыйпова, Айрат Солтанов, Шамил Рәхмәтуллин, Маргарита Сидорова һәм башкалар катнаша. Туймазы татар театры яңа эшен Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2