Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы татар дәүләт драма театры иҗат сәфәренә җыена
Туймазы татар дәүләт драма театры иҗат сәфәренә җыена
(Уфа, 29 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры үзенең әлеге иҗат мизгелен япты. Шушы уңайдан театрда алдагы чорга уй-ниятләр турында сөйләшү өчен җыелыш булып үтте. Җәйге чорда да артистлар, ял итеп кенә ятмыйча, кызыклы сәфәрләргә барачак.
Быелгы 16 нчы иҗат мизгеле туймазылылар өчен шактый җимешле һәм истәлекле булды. Татар һөнәри театр сәнгатенең 100 еллыгын билгеләгән елны Башкортстан татар сәнгатькәрләре дә истә калырлык вакыйгалар белән үткәрергә тырышты. Казанда быел 16-27 март көннәрендә үткән театрлар фестивалендә дә катнашып кайтты якташларыбыз. Анда алар Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей” трагедиясен күрсәтеп, зур уңыш яулады.
Быелгы иҗат елы театрда күренекле режиссер Байрас Ибраһимовның елы булды дисәң дә ярый. Барлык тамашаларны да сәхнәгә нәкъ менә ул куйды. Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектаклен үзенең төп уңышы дип исәпли ул. Бу тамашаның премьерасы яңарак – 4 майда гына булды. Бу вакыйгага автор – Туфан ага үзе дә килде. Һәм үзе генә түгел, ә Г. Камал театрының директоры Шамил Закиров белән бергәләп килде алар. Спектакльдән соң иҗади көчләр белән очрашуда Туфан абыйның спектакльлгә, артистларның уенына җентекле анализ бирүе, мактау сүзләре белән генә чикләнмичә, кайбер кимчелекләрне дә дустанә әйтеп бирүе файдалы булды.
Быелгы иҗат елы гастрольләргә дә бай иде. Туймазылылар Башкортстанның Нефтекама, Стәрлетамак, Яңавыл, Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә, Туймазы, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Бәләбәй районнарында, шулай ук Татарстанның Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә, Ютазы, Азнакай, Әлмәт районнарында да үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтте.
Әле театрда узган җыелышта барлык яңа спектакльләргә күзәтү ясаганнан соң, алдагы айларга да уй-ниятләр хакында фикер алышты иҗат көчләре. Июнь башында театр артистлары сабантуйларда, балаларның җәйге лагерьларендә чыгыш ясаячак. Ә инде 16 июньдә иҗат труппасы Казакъстанның Кустанай шәһәренә гастрольләргә юл тотачак. Анда яшәүче милләттәшләребез игътибарына туймазылылар Наил Гаетбайның “Сөю сукмагыннан бергә атлыйк”, Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз