news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туймазы шәһәрендә сәнгать бәйгесенә әзерләнәләр

Башкортстанның Туймазы шәһәре бу көннәрдә кунаклар кабул итә. Бирегә “Озын көй” җыр бәйгесендә катнашучылар килә

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәре бу көннәрдә кунаклар кабул итә. Бирегә “Озын көй” җыр бәйгесендә катнашучылар килә. Иртәгә анда җыр-моң ярышмасы башлана.
Соңгы елларда Татарстан белән чиктәш Туймазы районында “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе үткәрелеп килә. Быел да бик зурлап оештырыла ул. Анда катнашырга быел 140 тан артык кеше теләк белдергән.
Бәйге шартлары шул ук калган. Анда махсус белеме булмаган башкаручылар һәм урта махсус уку йортларының беренче һәм икенче курс талиплары катнашачак. Яшь буенча бернинди чикләүләр дә юк анда.
Бәйгедә Башкортстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Оренбург, Чиләбе һәм Төмән өлкәләреннән дә талантлы һәвәскәрләр көч сынаша. Алар арасында үзешчән татар җырчылары да байтак. Башка елларны да бу бәйгедә татар башкаручылары катнашып, уңышлы чыгыш ясый иде. Быел да аларның бар сәләтләрен күрсәтәчәгенә ышаныч зур.
Сәнгать ярышмасында катнашучылар репертуарында 20 дән дә ким булмаган халык җыры булырга тиеш. Жюри әгъзалары шулар арасыннан кайсын да булса башкару өчен, конкурсантларга үзләре тәкъдим итәргә мөмкин. Шул ук вакытта бәйгедә көч сынашучылар үзләре башкарган җырның тарихын да яхшы белергә һәм аны сөйләп бирергә тиеш.
“Озын көй” бәйрәме 19 ноябрьгә кадәр бара. Ул гала-концерт белән тәмамлана. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100