Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туймазы драма театрында директор вазифасын башкаручы итеп Алинә Сафина билгеләнде
Бүген театр труппасы ялдан чыкты һәм киләсе сезонга иҗади планнар билгеләде.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Туймазы дәүләт драма театрында директор вазифаларын Алинә Сафина башкарачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Алинә Сафина 2002 елда икътисад буенча директор урынбасары буларак эшкә кабул ителә. 2006 елдан ул гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшли.
«Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасарына театрның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итү функциясе йөкләнде. Бу эш киңкырлы һәм күләмле, Алинә Галиевна, югары профессионал, тәҗрибәле белгеч буларак, аны бик яхшы үтәде», — диелә хәбәрдә.
Бүген театр труппасы ялдан чыкты һәм киләсе сезонга иҗади планнар билгеләде.
- Театрның элеккеге директоры Фирзат Габидуллин июнь аеннан Уфа дәүләт «Нур» татар театрына җитәкче итеп билгеләнде, дип хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз