news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туым җондызы» фестивалендә тукайлылар – лауреатлар

Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә.

 (Тукай районы, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мәләкәс авылындагы «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме, Иске Җирекледән абыйлы-энеле Казанцевлар һәм Бордыдан Диана Чернова Казанда үткән «Туым җондызы» керәшен мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль республикада ун ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы чарага узган елларда фестивальдә катнашып, лауреат исеме алган, гран-прига ия булган коллективлар, аерым солистлар чакырылган иде.

Районнан баручылар барысы да «Туым җондызы – 2017»дә лауреат дипломына лаек булды, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте «Питрау» фольклор коллективының администраторы Лидия Фәртдинова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot