news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туым җондозы»нда борынгыдан калган керәшен йолаларын күрсәтәчәкләр

Конкурсның гала-концерты бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була.

«Туым җондозы»нда борынгыдан калган керәшен йолаларын күрсәтәчәкләр
Владимир Васильев фотосы

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 5 февральдә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җырларын яшь башкаручыларның «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концерты узачак.

Балык Бистәсеннән килгән конкурсантлар борынгыдан калган «Кошлардан ару хәбәр», «Славут әйтү күренеше» йолаларын күрсәтәчәк, дип хәбәр итә керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы сайты.

«Туым җондозы»нда шулай ук Казанның 24нче балалар музыка мәктәбе укучылары башкаруында нагайбәкләрнең җырларын ишетеп булачак. Сәхнәдә кунак каршылау, утырмага җыелу кебек йолалар, яшьләр уеннары күрсәтеләчәк.

Гала-концертта керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле, этник-фольклор «Зәкәрия» төркеме, Римма Никитина, Лариса Басыйрова, Алина Давыдова һәм Александр Игнатьевның да чыгышлары көтелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot