news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Туым җондозы” керәшен фестиваль-конкурсында балтачлылар I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Бәйге быел беренче тапкыр Балтачта үткәрелә.

  (Балтач, 20 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондозы” – “Рождественская звезда” VIII фестивалененең сайлап алу турлары үткәрелә. Быел андый турларының беренчесе Балык Бистәсендә узды. Икенче зональ тур Балтач мәдәният үзәгендә узды, диелә әлеге районның «Хезмәт» газетасында.

Конкурста Мамадыш, Кукмара һәм Балтач вәкилләре чыгыш ясады.

Фестиваль Балтачта беренче тапкыр уза. Субаш, Дорга, Чепья авылларының иҗат коллективларының чыгышларын жюри югары бәяләде. 

Балтач данын Айсылу Әсадуллина җитәкчелегендәге “Яшьлек” гөсләчеләр ансамбле да яклады. Айсылу үзе ялгыз җыр белән чыгыш ясады. Рамазан Әсадуллинның гөсләдә көйләр уйнавы, Закирҗанова һәм Әсадуллина Таңсылулар башкаруындагы керәшен җырлары көчле алкышларга күмелде. Аларның һәркайсы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алар Алабугада икенче ярымфиналда чыгыш ясау хокукына ия булды.

Узып барган елның соңгы ае керәшеннәр дөньясында чираттагы бер матур вакыйга белән истә кала, дип яза газета. 

news_right_1
news_right_2
news_bot