news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туым җондозы» фестивален оештыручылар: Гран-при алган ансамбльләргә йөрүчеләр саны арта

«Туым җондозы» фестивален оештыручылар: Гран-при алган ансамбльләргә йөрүчеләр саны арта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Керәшен җырларын яшь башкаручыларның XIII республикакүләм «Туым җондозы» фестивален оештыручылар сүзләренчә, берәр ансамбль фестивальдә җиңү яулаганнан соң, анда йөрергә теләк белдергән балалар саны арта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Шундый тенденция бар: берәр ансамбль гран-при ала икән, анда йөрергә теләүчеләр саны арта. Фестивальгә кадәр анда 7 бала йөргән булса, икенче елларга бу ансамбль 15-20 кеше булып килә. Мәсәлән, Мамадыш районыннан «Тәңкәләр» ансамбле гран-при алган иде, хәзер анда күрше татар авылларыннан да балалар йөри. Тукай районыннан «Питрау» ансамбле 7-10 баладан башланды, хәзер алар бик күп», - дип сөйләде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек мөдире, бәйгенең оештыру комитеты рәисе урынбасары Ирина Муллина.

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, быел фестивальдә 20дән артык катнашучы була. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан республикасыннан да катнашучылар килә. Бәйге өч яшь категориясендә уза: балалар, яшүсмерләр, яшьләр. 7 номинация каралган. Солистлар өчен гран-при күләме 30 мең сум, ә ансамбльгә – 50 мең.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә катнашучыларның киемнәренә дә игътибар бирелә. «Бәйгенең бер таләбе - керәшен киеменнән чыгыш ясау. Баштарак бер проблема иде, әбиләр сандыгында сакланган керәшен костюмын киюдән балалар ояла иде. Керәшеннәрдә баш киеме хатын-кызның статусына карап киелә. Балалар кияүгә чыккан кызлар кия торган баш киеменнән чыга иде, хәзер катнашучылар барысын да белә, оялу да юк», - диде ул.

Фольклорчы, бәйгегә нигез салучы Геннадий Макаров сүзләренчә, этник сәгатькә мөнәсәбәте белән фестиваль Татарстан фестивальләре арасында үзенең урынын алды. «Бәйге барлыкка килгән елларда шактый авыр булды, чөнки этник сәнгатьне аңлап бетермиләр, эстрада җырларын алып киләләр иде. Әкренләп игътибарны авыл, районда сакланган көйләр, сандыкларда сакланган киемнәргә юнәлттек, аларга өстенлек бирдек һәм халык аңлады. Фестиваль бик күп талантлы яшьләргә музыка уку йортларына укырга керергә этәргеч бирде. Фестивальнең абруе бик зур», - диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

«Бермәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе, фестивальнең режиссеры Эльмира Кашапова сүзләренчә, гала-концертта башка елларда җиңүчеләр һәм I дәрәҗә лауреатлар да чыгыш ясаячак. Анда авыллардан җыелган уен җырлары, такмакларны ишетеп була.

Фото: © Солтан Исхаков

Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев ел саен фестивальгә 10-15 волонтер җәлеп ителүен әйтте. «Безнең оешма ел саен актив катнаша. Ел саен волонтерлар җыябыз,10-15 волонтер катнаша. «Керәшен чибәре» титулын алган кызлар да ярдәм итә», – диде ул.

Гала-концерт 3 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 15:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100